5-8 ноябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 138 очрагы ачыкланган

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

 

5-8 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 77 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 138 очрагы, 185 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1246 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Ноябрьнең 8 көне эчендә республикада 95 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак булган һәм 112 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International