Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,84 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,16 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 2511 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2438 кеше килгән.
9 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда кар, юеш кар явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +2 - -3 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.