3-4 ноябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 46 очрагы ачыкланган

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

 

3-4 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 37 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 46 очрагы, 69 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 609 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 
Ноябрьнең 4 көне эчендә республикада 46 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 53 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International