Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,76 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,10 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 13 халыкара рейслар. 2771 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3242 кеше килгән.

5 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, күп районнарда төнлә һәи иртән юеш кар, көндез урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда томан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +1 - +6 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International