26-27 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 37 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 694 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 27 көне эчендә республикада 380 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 52 кеше һәлак булган һәм 428 кеше төрле тән җәрәхәте алган.