Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,97 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,48 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 16 халыкара рейслар. 2259 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2161 кеше килгән.
28 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +2 - +6 гр.