Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 2015 нче елда юл-урам челтәрен тиешле тәртипкә китерү программасы буенча эшләр төгәлләнде. Төзекләндерү эшләре барышында Космонавтлар һәм 8 Март урамнарына үзгәрешләр кертелде (юлның гомуми озынлыгы 1,36 чакрым). Монда 4,5 м киңлектәге яңа асфальт-бетон җәелгән юл барлыкка килде. Шулай ук урамнарда 8 суүткәргеч торба сузылды, аларның 7 се металлдан.
Эшләрнең генераль подрядчысы - “Татавтодор” ААҖ