Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,82 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,22 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 10 халыкара рейслар. 2565 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2282 кеше килгән.



27 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +2 - +7 гр.. Юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International