Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. 2616 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2538 кеше килгән.
24 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кар һәм юеш кар явачак, көндез урыны белән яңгыр, көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -1 - +4 гр.. Юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык.