14-15 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 36 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 45 очрагы, 84 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 835 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 15 көне эчендә республикада 224 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 37 кеше һәлак булган һәм 255 кеше төрле тән җәрәхәте алган.