Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. 2650 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3095 кеше килгән.

15 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: + 2 - +7 гр.. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International