Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 13 октябре, сишәмбе


Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,68 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,04 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 14 халыкара рейслар. 2265 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2599 кеше килгән.

13 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: +2 - +6 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International