Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 49 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,71 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,05 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 17 халыкара рейслар. 2335 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2394 кеше килгән.

12 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +3 - -2 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International