Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,57 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 52,76 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 20 халыкара рейслар. 2655 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3040 кеше килгән.
9 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, вакыты белән юеш кар, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: -2 - +3 гр.