Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 50 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,66 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 52,78 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 20 халыкара рейслар. 2789 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2571 кеше килгән.
8 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, юеш кар һәм кар явачак, төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +3 - +2 гр., урыны белән юлларда бозлавык булуы мөмкин.