Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,09 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,26 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 17 халыкара рейслар. 2538 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2769 кеше килгән.
7 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда яңгыр һәм юеш кар явачак, төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез: +1 - +6 гр.