Республикада үткән тәүлектә 22 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 40 очрагы, 44 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 446 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Сентябрьнең 28 көне эчендә республикада 409 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 46 кеше һәлак булган һәм 492 кеше төрле тән җәрәхәте алган.