25-27 сентябрьдә республика юлларында 80 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

25-27 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 80 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 118 очрагы, 188 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1513 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Сентябрьнең 27 көне эчендә республикада 387 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 44 кеше һәлак булган һәм 468 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International