21-22 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 85 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1088 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 22 көне эчендә республикада 308 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 36 кеше һәлак булган һәм 365 кеше төрле тән җәрәхәте алган.