Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 18 сентябре, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,16 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,64 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 24 халыкара рейслар. 3017 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3071 кеше килгән.

18 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Температура көндез: +17 - +22 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International