Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 18 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,02 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,28 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 27 халыкара рейслар. 3481 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3876 кеше килгән.
16 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, тотрыксыз салмак җил. Температура көндез: +16 - +21 гр.