Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 279 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,02 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,38 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 18 халыкара рейслар. 3019 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3087 кеше килгән.

15 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төнлә һәм иртән урыны белән томан, тотрыксыз салмак җил. Температура көндез: +17 - +22 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International