“Казан-Ульяновск”-Кама Тамагы автомобиль юлы буенча хәрәкәтне туктату 30 октябрьгә кадәр озайтыла

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Югары Ослан муниципаль районында ремонт эшләре башкару сәбәпле “Казан-Ульяновск”-Кама Тамагы автомобиль юлының 15 чакрымыннан 22 чакрымына кадәр өлешендә транспорт өчен хәрәкәтне туктату 30 октябрьгә кадәр озайтыла.

Автомобильчеләргә урап үтү өчен Шеланга авылына керү юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International