Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 279 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,01 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,38 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 19 халыкара рейслар. 3194 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2730 кеше килгән.

14 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, кайбер районнарда томан, төньяктан талгын җил. Температура көндез: +16 - +21 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International