Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 12 сентябре, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 279 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 49 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 26 халыкара рейслар. 3432 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3702 кеше килгән.

12 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән, көндез күп районнарда яңгыр, яшен, төньяктан салмак җил. Температура көндез: +11 - +16 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International