10 сентябрьдә республика юлларында 22 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 11 сентябре, җомга

Республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 20 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


Татарстан Республикасы территориясендә 22 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 40 очрагы, 122 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 549 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Сентябрьнең 10 көне эчендә республикада 144 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган һәм 172 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International