Республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 22 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 44 очрагы, 103 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 486 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Сентябрьнең 7 көне эчендә республикада 92 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган һәм 106 кеше төрле тән җәрәхәте алган.