Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 285 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,14 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,30 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 24 халыкара рейслар. 3294 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3054 кеше килгән.
7 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +25 - +30 гр.