3 сентябрьдә республика юлларында 18 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 4 сентябре, җомга

Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 119 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 495 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Сентябрьнең 3 көне эчендә республикада 38 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 6 кеше һәлак булган һәм 46 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International