Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 4 сентябре, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 285 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,11 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,38 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 25 халыкара рейслар. 3427 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3120 кеше килгән.

4 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, көнчыгыштан, көньяк- көнчыгыштан салмак җил. Температура көндез: +15 - +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International