Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 282 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,03 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,40 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 22 халыкара рейслар. 3301 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3388 кеше килгән.

1 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +10 +15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International