Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 21 августы, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 27 халыкара рейслар. 3609 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4127 кеше килгән.

21 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил. Температура көндез: +18- +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International