Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 23 очрагы, 59 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 352 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Августның 18 көне эчендә республикада 223 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 267 кеше төрле тән җәрәхәте алган.