Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 274 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 21 халыкара рейслар. 3162 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3540 кеше килгән.

20 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +15- +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International