Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 18 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 23 халыкара рейслар. 3288 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3217 кеше килгән.

19 нчы августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +10 +15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International