Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 274 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 29 чартер, 18 халыкара рейслар. 3612 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3084 кеше килгән.

18 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез кайбер районнарда яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил. Температура көндез: +13- +18 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International