14-16 августта республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 116 очрагы ачыкланган

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 14-16 августта 86 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 116 очрагы, 279 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1546 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Августның 16 көне эчендә республикада 208 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше һәлак булган һәм 246 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International