Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 15 августы, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 274 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 107 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 28 халыкара рейслар. 4211 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4451 кеше килгән.

15 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +18- +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International