Республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 25 очрагы, 44 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 577 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Августның 11 көне эчендә республикада 126 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше һәлак булган һәм 145 кеше төрле тән җәрәхәте алган.