Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 11 августы, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 105 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 22 халыкара рейслар. 5368 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3572 кеше килгән.

11 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +20- +25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International