Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 7 августы, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,64 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,36 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 22 халыкара рейслар. 3608 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3459 кеше килгән.

7 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +19 +24 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International