4 августта республика юлларында 587 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 587 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Августның 4 көне эчендә республикада 46 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 60 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International