Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 1 августы, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 20 халыкара рейслар. 3396 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4208 кеше килгән.

1 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда яңгыр явачак, яшен, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура көндез: +20 +25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International