Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 286 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,80 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 52,98 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 26 халыкара рейслар. 3124 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3561 кеше килгән.

30 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +24- +29 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International