28 июльдә республика юлларында 40 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


Татарстан Республикасы территориясендә 40 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 56 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 689 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Июльнең 28 көне эчендә республикада 347 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 29 кеше һәлак булган һәм 434 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International