Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,74 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,14 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 18 халыкара рейслар. 3001 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3691 кеше килгән.

23 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән, көндез күп районнарда яңгыр, урыны белән яшен, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +18 - +23 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International