15 июльдән Казан-Нурлат автобус рейсы Базарлы Матак аша уза. Автобуслар көн саен “Южный” автовокзалыннан 8.30 сәгатьтә һәм 14.45 сәгатьтә кузгала. Бу юнәлештә бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә 14.30 сәгатьтә өстәмә рейс кертелгән.
Маршрутлар һәм рейслар турындагы тулырак мәгълүматны (843) 237-33-23 номерлы телефон аша “Южный” автовокзалының белешмә хезмәтеннән алырга була.