2014 елда Горький тимер юлы буенча 44 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән
2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
2014 елның гыйнвар-декабрь айларында Горький тимер юлы буенча 44 миллион 453 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, 33 миллион тонна йөк ташылган. Әлеге мәгълүматларны агымдагы елда предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча пресс-конференция барышында Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун хәбәр итте.
ГТЮ полигонында шәһәр яны поездларында пассажирлар ташуны ике компания башкара - «Волго-Вятская пригородная пассажирская компания» ААҖ һәм «Содружество» ААҖ. 2014 елда электричкалар белән 37 миллион 107 мең кеше файдаланган.
Ерак араларга пассажирлар йөртүне Федераль пассажир компаниясенең Горький филиалы башкара. Ул 2014 ел нәтиҗәләре буенча 7 миллион 300 мең пассажирга хезмәт күрсәткән.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.