Бүген тантаналы рәвештә “Идел” М-7 автомобиль юлында 978-1011 км участогында транспорт хәрәкәте ачылды. Бу чарада Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, Татарстан Республикасы Премьер-министр Илдар Халиков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ җитәкчесе Илдар Мингазов, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты.
"Идел" М-7 автомобиль юлы Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участокта 1974-1980 елларда II техник категория нормативы буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Хәрәкәт интенсивлыгы арту сәбәпле Федераль юл агентлыгы әлеге юлны 4 хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориягә күчерергә дигән карарга килде. Реконструкция барышында коммуникацияләр үзгәртелеп корылды, юл өслеге алыштырылды. Шулай ук барьер коймалар куелды, термопластик юл тамгалары төшерелде һәм автобус тукталышлары җиһазландырылды. Реконструкцияләүгә федераль бюджеттан 7,63 млрд. сум бүлеп бирелде. Транспорт хәрәкәтенең исәпләнгән тизлеге реконструкциядән соң 120 км/сәг. җитәргә мөмкин.