Яңа юл ТР Апас районында Каратун һәм Олы Кайбыч торак пунктларын тоташтырды

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
ТР Апас муниципаль районында “Уланово – Каратун – Олы Кайбыч” автомобиль юлының бер өлешендә ремонт төгәлләнгән һәм файдалануга кертелгән.
Автомобиль юлы 2014 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде һәм IV техник категория нормативы буенча 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Асфальт-бетон түшәлгән яңа юлның озынлыгы 8,2 км тәшкил итә. Юл Каратун һәм Олы Кайбыч торак пунктларын тоташтыра.
Объектның генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүче - “Транспроект” ЯАҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International